Фән һәм югары белем министры Валерий Фальков уку йортларының түләүле бүлекләрендә укуга бәяләрне 2019 ел дәрәҗәсендә калдырырга тәкъдим итте. Тәкъдим Россия Ректорлар берлеге утырышы барышында яңгырады. Югары уку йортларында уку өчен түләү мәсьәләсе - дистанцион белем алуга күчү чорында җавап эзләргә туры килә торган иң кискен сорауларның берсе. Көндезге бүлектә укыр өчен килешү төзегән студентларда сораулар күбрәк. Хәзер, алар фикеренчә, барысын да читтән торып укуга кучергәннәр.
- Без университетта уку өчен түләгән студентларның коронавируска бәйле вәзгыятьтә нинди хәлдә калуын аңлыйбыз, - диде Валерий Фальков. - Без шулай ук укытучыларга һәм югары уку йортларына, кешеләрне инфекциядән саклау өчен, укуны дистанцион форматка ашыгыч рәвештә күчерү зарурлыгы белән бәйле рәвештә ничек авыр булганын аңлыйбыз. Онлайнга күчү университетлар инфраструктурасына өстәмә чыгымнар да, башка шартларда укыту өчен булдырылган белем бирү контентын яңача оештыруны дә таләп итте. Дистантка күчү белем бирү процессының һәр катнашучысыннан зур көч таләп итте.
Министр сүзләренчә, ведомство укыту бәясенә үзгәрешләр кертү турында килгән тәкъдимнәрне караган һәм университетларга киләсе уку елына бәяләрне 2019 елдагыдан арттырмаска киңәш итә.
2019 ел дәрәҗәсендә бәяләрне саклап калу карары - югары белемгә социаль-икътисадый ярдәм пакетының бер өлеше. Бу студентлар, укытучылар һәм университетлар мәнфәгатьләрен исәпкә алырга мөмкинлек бирәчәк. Сүз уңаеннан, шул ук чаралар пакеты кысаларында вузлар базасында студентларны эшкә урнаштыру программасы эшләтеп җибәрелгән инде.