Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов «Россия Федерациясендә ЮНЕСКОның ассоциацияләнгән мәктәпләрендә дистанцион белем бирүне кертү тәҗрибәсе» видеоконференциясендә катнашты.
Конференциядә илдәге 400гә якын ЮНЕСКО тарафыннан ассоциацияләнгән мәктәп катнашты.
Рафис Борһанов форум спикерларының берсе булды. Үз чыгышында министр, ЮНЕСКОның ассоциацияләнгән мәктәпләре проекты - оешманың иң уңышлы проектларының берсе дип ассызыклап үтте. Республикада хәзер 18 мәгариф оешмасының «ЮНЕСКОның ассоциацияләнгән мәктәбе» халыкара сертификаты бар, дип билгеләп үтте ул. Һәм нәкъ менә әлеге мәктәпләр дистанцион технологияләр ярдәмендә укытуны методик озата бару буенча республиканың үзенә күрә ресурс үзәкләре булган.