«Россия Ел укытучысы» конкурсының төбәк этаплары 20 сентябрьгә кадәр озайтылды

2020 елның 16 мае, шимбә

«Россия Ел укытучысы» Бөтенроссия конкурсының төбәк этапларын үткәрү вакыты 20 сентябрьгә кадәр озайтылды. Россия мәгариф министры урынбасары Виктор Басюк шул турыда әйтте. 

«Без төбәк этапларында җиңүчеләр өчен 28 сентябрьдән 4 октябрьгә кадәр семинар уздырырга ниятлибез. Ул конкурсның беренче, көндезге-читтән торып үткәрелә торган этабын үз эченә алачак. Йомгаклау этабында катнашырга теләүчеләрнең барысы да 5 октябрьдә Дәүләт Кремль сараенда Укытучылар көненә багышланган чарада катнашу мөмкинлегенә ия булсын өчен эшләнә», — диде Басюк.

Конкурс 1 июньгә кадәр тәмамланырга планлаштырылган иде. Төбәк этаплары, эпидемиологик хәл аркасында, Россия төбәкләренең өчтән берендә узды. Конкурсның йомгаклау федераль этабын 2-10 ноябрьдә Волгоградта үткәрү күздә тотыла.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International