Россия мәктәпләрендә, Covid-19 коронавирус инфекциясе таралу куркынычы сакланганлыктан, гомуми тәнәфесләр үткәрелмәячәк. Роспотребнадзор шундый тәкъдимнәр әзерләгән.
«Тәнәфес вакытында һәм саф һавада йөргәндә төрле сыйныфларда (төркемнәрдә) укучылар һәм тәрбияләнүчеләрнең үзара аралашуына юл куймаска», - диелә документта.
Моннан тыш, тәнәфес вакытында бүлмәләргә дезинфекция үткәрү зарур. Белем бирү учреждениесе ачылыр алдыннан шулай ук дезинфекция үткәрергә, бинаны яхшылап җыештырырга кирәк. Мәктәпкә керә торган урында антисептиклы дозатор куелырга тиеш.
Роспотребнадзор шулай ук массакүләм чаралардан баш тартырга һәм сыйныфта укучылар санын мөмкин кадәр киметергә тәкъдим итә.