14 майда Казан мәктәпләрендә укучыларның ташламалы категориясе өчен азык-төлек җыелмасының өченче партиясе бирелә башлады. Җыелмалар 24 мең 481 балага әзерләнде, дип хәбәр итте бүген коронавирус инфекциясе таралуга каршы тору штабында Казан Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Рөстәм Гафаров. Штабны Казан Башкарма комитеты җитәкчесе Денис Калинкин үткәрде.
Беренче сыйныфтан алып сигезенче сыйныфка кадәрге укучылар 11 уку көне өчен (12-23 май) җыелма алачаклар, дип хәбәр итте Р.Гафаров. Җыелмаларга кәтлитләр (10 данә), борчак, тары, батончик, сөт эчемлеге, печенье, сөт, сыр керә. Тугызынчы сыйныфтан унберенче сыйныфка кадәрге укучыларга җыелма 17 уку көне өчен (12-30 май) кәтлитләр (20 данә), борчак, сок, батончик, сөт эчемлеге, печенье, сөт, сыр, чәй белән җыелачак.
Дистанцион уку вакытында ташламалы категориядәге мәктәп укучыларына азык-төлек җыелмаларын бирү турындагы карарны Казан Мэры Илсур Метшин кабул итте. Бүген өченче партияне бирә башладылар, азык-төлек җыелмаларының беренче ике партиясе апрельдә бирелде.
Халык күп җыелмасын өчен, әти-әниләр чират буенча мәктәпкә чакырыла һәм тиешле җыелмаларны ала алачак. Исегезгә төшерәбез, бушлай азык-төлек җыелмалары мәктәп укучыларының ташламалы категориясенә бирелә: аз тәэмин ителгән (күпбалалы, тулы булмаган) гаиләләрдән булган балаларга (аларның җан башына уртача кереме Татарстан Республикасында билгеләнгән яшәү минимумы күләменнән түбәнрәк); социаль куркыныч хәлдәге гаиләләрдәге балаларга.
Моннан тыш, «Ярдәм янәшә» акциясе кысаларында Казанда яшәүче 14 меңнән артык Казан гаиләсенең 13 меңенә 12 кг авырлыктагы азык-төлек җыелмалары тапшырылды, дип хәбәр итте Рөстәм Гафаров. Калган гаиләләргә якын көннәрдә ярдәм күрсәтеләчәк. Азык-төлек җыелмалары казанлыларның фатирларына китерелә. Мохтаҗларга азык-төлек җыелмаларын бүлеп бирү карарын Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов кабул итте. «Бәхетле» компаниясе тарафыннан оештырылган беренче азык-төлек җыелмасына карабодай ярмасы, токмач, куертылган сөт, алма нектары, кара чәй, үсемлек мае, сыер итеннән тушенка, вафли, шикәр комы, бодай оны, сушки, кәнфитләр һәм яшел борчак керә. Бер тартманың бәясе 1200 сум тирәсе тора.