"Орлёнок"та вожатыйлар виртуаль мәктәбе ачылган

2020 елның 18 мае, дүшәмбе

«Орлёнок» Бөтенроссия балалар үзәгендә бирегә физик культура һәм спорт буенча вожатыйлар һәм инструкторлар булып эшләү өчен килүче студентлар өчен квалификация күтәрү буенча традицион кыска сроклы курслар старт алды. Быел укыту дистанцион режимда уза.
Укуларда барлыгы Россиянең 125 югары уку йорты һәм махсус урта уку йортларыннан 300дән артык студент катнаша. Курсларны 70 куратор алып бара. Остазлар арасында методистлар, психологлар, балалар лагерьларының өлкән тәрбиячеләре, физик культура һәм спорт буенча инструкторлар бар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International