Июль башында вузларда Бөтенроссия онлайн-чыгарылыш узачак

2020 елның 18 мае, дүшәмбе

Июль башында Россия вузлары өчен Бөтенроссия онлайн-чыгарылыш кичәсе узачак. Моның турында Фән һәм югары белем министры Валерий Фальков хәбәр итә. Тик искәрмә дә бар: кайбер төбәкләрдә эпидемиологик ситуация яхшырса, бәйрәм традицион форматта узарга мөмкин.

– Вузларны тәмамлаучылар өчен бәйрәм уздыру бик мөһим, аеруча пандемия шартларында. Бу студентларга теләктәшлек булачак, аларның кәефләрен күтәрәчәк. Студентлар, безнең барыбыз кебек үк, җанлы аралашуга сусап яши. Чыгарылыш студентлары бер-берсен күптән күрмәгән, аларга хәзер дәүләт имтиханнарын тапшырырга, диплом эшләрен якларга кирәк. Әлбәттә, алар вузны тәмамлау истәлекле вакыйга буларак хәтергә кереп калуын тели, – ди министр.

Моңа кадәр министр Россия Федерациясе тарихында беренче тапкыр чыгарылыш бәйрәме онлайн рәвештә узачагын хәбәр иткән иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International