Учи.ру платформасы дөньяның иң күп караулар булган мәгариф сайтлары арасында

2020 елның 18 мае, дүшәмбе

Учи.ру популяр Россия мәгариф платформасы дөньяның иң күп караулар булган мәгариф сайтлары арасында икенче урын алды. Мондый нәтиҗәләрне SimilarWeb абруйлы аналитик порталының апрель рейтингы күрсәтте. Бу категориядә лидер - өлкән кешеләргә яңа белем алырга ярдәм итүче Instructure.com Америка сайты. Россия сайты беренче тапкыр абруйлы рейтингның беренче өчлегенә керде.  Уку.ру белем бирү платформасы укучыларга интерактив формадагы предметларны өйрәнергә, тикшерү эшләренә һәм чыгарылыш имтиханнарына әзерләнергә мөмкинлек бирә. Пандемия шартларында мәктәпләр дистанцион белем алуга күчү сәбәпле,  Учи.ру апрель аенда илебезнең 35 мең мәктәбеннән 8 млн нан артык укучы өчен белем алу мәйданы булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International