"Зур тәнәфес" конкурсы кысаларында  "Мәдәни минимум" дип аталган яңа тематик атналык башланды

2020 елның 19 мае, сишәмбе

"Зур тәнәфес" конкурсы кысаларында  мәктәп укучылары 18 майдан башлап "Мәдәни минимум" дип аталган яңа тематик атнада катнаша алачак. Ул Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы ярдәмендә уздырыла.  Чаралар "ВКонтакте" социаль челтәрендә "Зур тәнәфес" бергәлегендә уза һәм мәдәният һәм сәнгатькә багышлана.

Атналык чараларын А.Я.Ваганова исемендәге Рус балет академиясе ректоры Николай Цискаридзе  башлап җибәрде. Атна дәвамында экспертлар дизайн, мода, архитектура буенча лекцияләр укыячак, яшьләр заманча сәнгатьнең төрле юнәлешләре турында күп файдалы нәрсәләр белә алачак. Атналык программасында - "Артек" МДЦ буенча онлайн-экскурсияләр, педагоглар һәм вожатыйлар лагерьлары белән очрашулар, "Таврида" арт-кластерыннан "Заманча сәнгатьнең 7 инфлюенсеры" көндәлек рубрикасы һәм иҗади челленджлар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International