25 майдан 27 майга кадәр "Россия госпиталь мәктәпләре: озак вакытлы дәваланучы белем алучыларга изоляция чорында ярдәм итү" уртак онлайн-конференциясе узачак. Оештыручылар - "УчимЗнаем" проект офисы һәм Мәскәү дәүләт психология-педагогика университеты. МГПУның "Клиник һәм махсус психология" факультеты психологлары һәм "УчимЗнаем" проекты педагоглары карантин шартларында балалар белән эшләүдә төрле методикаларны куллану тәҗрибәсе белән уртаклашачак, халыкара практикалар турында сөйләячәк һәм озак дәваланучы балаларга изоляцияләү шартларында дистанцион уку вакытында ярдәм күрсәтү нечкәлекләре турында фикер алышачак. Конференциядә теләге булган һәркем катнаша ала. Трансляция uchimznaem.ru сайтында алып барылачак.