Rukami проекты технологик түгәрәкләрне оештыручылар өчен онлайн-акселератор эшләтеп җибәрә

2020 елның 19 мае, сишәмбе

25 майда НТИ түгәрәк хәрәкәте Rukami проекты технологик түгәрәкләрне оештыручылар өчен онлайн-акселератор эшләтеп җибәрәчәк. Түгәрәк хәрәкәт экспертлары үзгәреш шартларында тотрыклы бизнес-модельне сайлау, офлайннан онлайн-форматка күчү мөмкинлекләре, онлайн-алга этәрү һәм бергәлек белән эшләү өчен файдалы инструментлар турында сөйләячәк. 
Бер ай дәвам итәчәк әлеге чарада төбәк түгәрәкләреннән 400 вәкил катнашачак. Программа 25 майда, 5, 16 һәм 17 июньдә старт алачак ун өлешкә бүленгән һәм Россия төбәкләрендә төрле сәгать поясларын исәпкә алып эшләнгән. 12 көн дәвам итәчәк интенсив эш кысаларында ике сәгатьлек сессияләр узачак, моннан тыш түгәрәкләр җитәкчеләре вебинарлар сериясендә, модератор катнашында төркем эшендә катнашачак, менторлардан кире элемтә алачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International