"Россия мәгарифе" федераль порталы яңа проект эшләтеп җибәрә: 19 майда 15:00 сәгатьтә "Белем бирү мохите" онлайн-программасының беренче чыгарылышы эфирга чыга. Ул мәгариф һәм фән, мәктәп директорлары һәм педагоглар, педвуз, көллият һәм техникум, өстәмә белем бирү учреждениеләре җитәкчеләре һәм укытучыларын, мәгариф идарәсе төбәк органнары вәкилләрен берләштерәчәк.
Онлайн-программа трансляциясен "Россия мәгарифе" федераль порталы мәйданчыгында һәм Россия Мәгариф министрлыгының "ВКонтакте" социаль челтәрендәге рәсми төркемендә карау мөмкин булачак. 27 майдан башлап программа чәршәмбе көннәрендә эфирга чыгачак.