Чаллы дәүләт педагогика университеты онлайн режимда Ачык ишекләр көне уздыра

2020 елның 19 мае, сишәмбе

Чаллы дәүләт педагогика университеты абитуриентларны 25 майда 10:00 сәгатьтә онлайн режимда узачак Ачык ишекләр көненә чакыра. Чара кысаларында НГПУ ректоры Альфинур Галиакберова һәм кабул итү комиссиясенең җаваплы секретаре Эльмира Әхмәтова чыгыш ясаячак. Алар 2020 елда  кабул итү кампаниясе үзенчәлекләре, документлар тапшыру кагыйдәләре, актуаль мәгариф программалары һәм әзерлек юнәлешләре турында сөйләячәкләр,  абитуриентларны кызыксындырган сорауларга җавап бирәчәкләр һәм университет буенча виртуаль экскурсия уздырачаклар.

Кабул итү кампаниясе-2020 турында тулырак мәгълүматны НГПУның рәсми сайтында алырга һәм әлеге ссылка буенча кабул итү кампаниясенең онлайн-чатлары аша белгеч белән элемтәгә керергә була: http://abitur.tatngpi.ru/

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International