“Белем дөньясы” программасының бүген эфирга чыгу вакыты күчерелә

2020 елның 19 мае, сишәмбе

"Татарстан-24" каналында бүген тапшырулар челтәрендә үзгәрешләр булачак. "Белем дөньясы" тапшыруы  9:30да һәм 11:30да эфирга чыгачак. Тапшыру чыгу вакыты Татарстан Президенты катнашында узачак туры линия үткәрелү сәбәпле күчерелде. Рөстәм Миңнеханов туры эфир барышында татарстанлыларны борчыган актуаль сорауларга җавап бирәчәк.

Исегезгә төшерәбез, "Белем дөньясы" программасы "Татарстан-24" каналында чыга башлады. Һәр җомга 18:30 да тамашачылар тапшыруның яңа чыгарылышын карый ала. Программа шимбә көнне - 8:30 сәгатьтә һәм сишәмбе көнне - 9:30 һәм 12:30 сәгатьләрдә кабатлап күрсәтелә (19 майда кабатлау бер сәгатькә иртәрәк - 11:30 да).

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International