КФУ асспиранты «Технократ» бөтенроссия яшьләр проектлары конкурсында җиңүче булды

2020 елның 20 мае, чәршәмбе

Инновацияләргә ярдәм фондының «УМНИК» программасы кысаларында уздырыла торган «Технократ» бизнесны инновацион үстерү буенча яшьләр проектларының V Бөтенроссия конкурсында җиңүчеләр арасында Казан федераль университетының Фундаменталь медицина һәм биология институты аспиранты, КФУ ИФМиБ прецизион һәм регенератив медицина фәнни-клиник үзәгенең «Ген һәм күзәнәк технологияләре» OpenLab кече фәнни хезмәткәре Иван Яковлев бар.

РОСНАНО төркеменең инфраструктура һәм белем бирү программалары фонды ярдәме белән «еНано» автоном коммерциячел булмаган оешмасы оештырган яшьләр проектлары конкурсы инновацион эшчәнлек белән шөгыльләнүче 30 яшькә кадәрге студентларга, аспирантларга һәм яшь галимнәргә ярдәм күрсәтүгә юнәлдерелгән. Ул дүрт юнәлеш буенча уздырыла: «цифрлы технологияләр», «медицина һәм сәламәтлек саклау технологияләре», «яңа материаллар һәм химик технологияләр», «яңа приборлар һәм интеллектуаль җитештерү технологияләре».

Барлыгы «Технократ» V Бөтенроссия конкурсына 113 гариза бирелгән, финалга шуларның 61 узды. 26 кеше бәйгедә җиңүче булды. Алар проектлар буенча фәнни-тикшеренү эшләрен башкару өчен 2 елга 500 мең сум күләмендә грант алачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International