Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы Мәгариф
һәм фән министрлыгы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Министрлык
Максатлар һәм бурычлар
Министрлык җитәкчелеге
Министрлык структурасы
Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты
Иҗтимагый совет
Мәгариф өлкәсе эш юнәлешләре
Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгының тарихы
Максат һәм бурычларны гаммәви формалаштыру
Күрсәтелгән хезмәтләргә бәйсез бәя бирү
Эшчәнлек
Программалар, проектлар һәм чаралар
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
Югары һәм урта белем
Гомуми белем
Балаларга тәрбия, өстәмә белем бирү
Терроризмны кисәтү
Коррупциягә каршы тору
Архив
Документлар
Мәгълүмат-телекоммуникация “Интернет” челтәрендә ачык мәгълүмат формасында урнаштырылган мәгълүмат белән куллану шартлары
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
Норматив документлар
Хезмәт хакы түләү системасы
Укытучылар хисабын киметү буенча киңәшләр
Матбугат хезмәте
Атналык план
Пресс-релизлар
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Элемтә өчен мәгълүмат
Гражданнар мөрәҗәгатьләре
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Гражданнарны кабул итү
Гражданнар мөрәҗәгатен карау тәртибе
Интернет аша кабул итү
Мөрәҗәгать статусын тикшерү
Гражданнар өчен бушлай юридик ярдәм
Гражданнар мөрәҗәгатьләрен анализлау
Элемтә өчен мәгълүмат
Татарстан Республикасы Министрлыклары
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы
Бала булып килә узасым
2013 елның 22 гыйнвары, сишәмбе
Арчаның 2нче мәктәбенең оешуына 80 ел булса, Арча станциясендәге бинасы төзелүенә — 40 ел. Коллектив (директоры Гөлнара Гарипова) ветераннарны, мәктәпне тәмамлаучыларны чакырып, бик зурлап юбилей үткәрде.
Үзең укыган мәктәптә юбилейда катнашу бөтенләй башка. Туган мәктәбең ул синең балачагың, яшьлегең, аның ишеген ачып керүгә, әлбәттә, дулкынлану кичерәсең. Әй, мәктәбем, бүген сине котлап, җыелганнар кыз һәм улларың! Арча муниципаль район башлыгы урынбасары Любовь Осина белән без бер чорда 2нче мәктәптә белем алдык. Любовь Михайловнаның чыгышы йөрәк түреннән чыкты: “Бүгенге юбилей бөтен район бәйрәме, — дип сөйләде ул. — Чөнки 2нче мәктәптә белем алган егетләр һәм кызлар кайсы гына өлкәдә эшләми. Кадерле ветеран укытучыларыбыз, без сезне һәрчак истә тотабыз, искә алабыз, сез безнең күңелләрдә һәрчак яшь, матур”. Әйе, юбилейның иң олы, хөрмәтле кунаклары — ветеран укытучылар. Алар: Роза Абдуллина, Флюзә Нураева, Татьяна Егорова, Гөлзада Әбдрәкыйпова, Венера Нуриева, Ирина Смелова, Вера Христофорова, Зоя Никитина... (рәсемдә), күрче үзләрен, зал тутырып утыралар, чәчләренә чал төшкән, мөлаем вә сөйкемле укытучылар. Юбилейны алып баручының сүзләре йөрәккә үтеп керә. Укытучы! Җанын телем-телем кисәкләргә бүлеп сала да, бүлеп бирә һәрбер балага.
Мәрхүм укытучылар бер минутлык тынлык белән искә алынды. Алар: Василий Малков, Фатыйма Нуретдинова, Зөләйха Яруллина, Факия Баһаветдинова, Каюм Нуриев, Рәисә Рәхимова, Расиха Фазылова, Җәүһәрия Рәхимова, Валерий Христофоров һ.б. Ихтирам белән баш иябез алар алдында.
Мәктәп ачылганнан бирле коллектив белән 17 директор җитәкчелек иткән. Соңгы елларда директор булып эшләгәннәр сәхнәдә чыгыш ясадылар. “1974 елда мин мәктәпкә физкультура укытучысы булып эшкә кайттым,— дип сөйләде Линар Заһидуллин. — 3 ай эчендә фатир бирделәр. Мин бу коллективта чын кеше, педагог булып өлгердем. Каядыр минем турыда яхшы сүз әйтәләр икән, бу 2нче мәктәп коллективының хезмәте, көче.” Яхшы хәтерлим, яшь белгеч Линар Усманович мәктәптә физик тәрбия эшен шундый югарылыкка куйды, барыбыз да йөгерә башладык, чаңгыга бастык. Ул елларны чаңгы (Линар Заһидуллин), волейбол (Валерий Христофоров), баскетбол (Ринат Гәрәев) ярышларында районда 2,3 нче урыннарны алу ул безнең өчен зур җиңелү иде, дип тә искә алдылар.
“Бүген безнең арабызда сугыш ветераны, Хезмәт Кызыл Байрагы ордены кавалеры, 1970нче елларда мәктәпне җитәкләгән Хак Сабирович Шәфигуллинның булуы икеләтә бәйрәм”, — дип дәвам итте юбилейны алып баручы. “1970 елда көзен укучылар белән спортзалның нигезен казып, 1971 елда мәктәпне төзеп бетерәбез дип, җәй буе 70 укучы эшләде”, — дип искә төшерде ул елларны ветеран- педагог.
Мәктәпне тәмамлаучылар сәхнә түренә чакырылды. “Бик күңелләр булып утырабыз, — дип сөйләде “Тайд-Фойл” ширкәте җитәкчесе Айдар Закиров. — Мәктәпкә нинди яхшы ремонт үткәрелгән. Рәхмәт безне укыткан укытучыларга, ныклы белем биргәнсез, турыдан-туры хәрби училищега укырга керә алдым”.
Юбилей программасы эчтәлекле төзелгән иде. Пионерлар, комсомоллар, Әфганстан сугышында катнашкан солдатлар турында да җылы итеп искә алынды.
Бүгенге коллектив уңышлары күз алдында. Нәтиҗәле эшләгән педагогларга район Советының, мәгариф идарәсенең Мактау грамоталары, муниципаль район башлыгының Рәхмәт хатлары бирелде.
...Эх, мәктәбемә илтер юллар буйлап, бала булып килә узасым. Мәктәпнең, укытучыларның көче әнә шунда!
«Арча» мәгълүмат үзәге сайтыннан
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
21
апрель, 2026 ел
Казанда социаль медиада агарту эшчәнлеге алып баручы педагог-остазлар җыелачак
21 апрельдә Казанда беренче тапкыр Татарстан Республикасы Бөтенроссия агартучы-остазлар бергәлегенең көндезге төбәк слеты узачак.
17
апрель, 2026 ел
Казанның ике укучысы Россия җыелма командасы составында 60 нчы Менделеев олимпиадасында катнаша
15 апрельдән 23 апрельгә кадәр М.В. Ломоносов исемендәге Мәскәү дәүләт университетында химия буенча 60 нчы Халыкара Менделеев олимпиадасы (ММО-60) уза.
Татарстан көллиятләре һәм техникумнарында бердәм ачык ишекләр көне узачак
18 апрельдә Татарстан Республикасында "Профессионалитет" федераль проектының бердәм ачык ишекләр көне узачак.
Физика һәм биология буенча БДИның вакытыннан алда уздырылган чоры нәтиҗәләре расланды
31 мартта узган физика һәм биология буенча БДИның вакытыннан алда уздырылган чоры нәтиҗәләре расланды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз