15 апрельдән 23 апрельгә кадәр М.В. Ломоносов исемендәге Мәскәү дәүләт университетында химия буенча 60 нчы Халыкара Менделеев олимпиадасы (ММО-60) уза. Бу абруйлы интеллектуаль ярыш дөньяның 37 иленнән килгән җыелма командаларның 200 укучысын берләштерә.
Россия җыелма командасы составында олимпиадада Казаннан ике унберенче сыйныф укучысы бар: Азамат Шәрәфиев — инглиз телен тирәтен өйрәнүче 9 нчы мәктәп укучысы, Сәид Нургаянов — 131 нче лицей укучысы.