31 мартта узган физика һәм биология буенча БДИның вакытыннан алда уздырылган чоры нәтиҗәләре расланды.
Физикадан БДИны 2 кеше тапшырган, уртача балл — 44;
Биологиядән БДИны 10 кеше тапшырган, уртача балл — 58.
Куелган баллар белән килешмәү турында апелляциягә гаризалар кабул итү 16, 17 апрель көннәрендә катнашучылар билгеләнгән тәртиптә дәүләт йомгаклау аттестациясенә кертелгән белем бирү оешмаларында гамәлгә ашырылачак.
Апелляцияләрне карау 21 апрельдә Казан шәһәре, Боевая урамы, 13 нче йорт адресы буенча һәркем өчен төгәл билгеләнгән вакытта үткәреләчәк.