21 апрельдә Казанда беренче тапкыр Татарстан Республикасы Бөтенроссия агартучы-остазлар бергәлегенең көндезге төбәк слеты узачак. Чара социаль медиада актив агарту эшчәнлеге алып баручы укытучылар өчен тәҗрибә уртаклашу, җанлы аралашу һәм яңа идеяләр тудыру мәйданчыгы булачак.
Слет Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы каршындагы Бөтенроссия агартучы-остазлар бергәлеге ярдәме белән уздырыла.
Слетта катнашучыларны бай программа көтә: «Бергәлектәге остазлар: медиатәҗрибә, партнерлык, үсеш» панель дискуссиясе, иң яхшы федераль һәм төбәк спикерларыннан мастер-класслар.
Үткәрү урыны: 146 нчы "Ресурс" лицее, Казан шәһәре, Маршал Чуйков урамы, 89А йорт.