Татарстан студентлары һәм укучылары “Консул диктанты”нда катнаша ала

2013 елның 24 гыйнвары, пәнҗешәмбе
Мәктәп укучылары һәм студентлар үзләренең француз телен ни дәрәҗәдә яхшы белүләрен диктант язып сыный ала. Шушы көннәрдә “Альянс Франсез-Казан” үзәге Франциянең Россиядәге Илчелеге белән берлектә “Консул диктанты” дигән бәйге игълан итте. 
Бәйге шартларына килгәндә, ул дүрт категория – француз телен укыту буенча махсуслашкан, гадәти мәктәпләрнең 9-11сыйныф укучылары, тел белән бәйле булмаган белгечлекләр үзләштерүче 1-4 курс студентлары һәм булачак филологлар, педагоглар арасында аерым уздырыла. “Альянс Франсез-Казан”нан хәбәр итүләренчә, гаризалар 17 февральгә кадәр кабул ителә. “Консул диктанты”ның төбәк этабы 27 февральдә узачак. Аның җиңүчесе Мәскәүдә узачак бөтенроссия турына юллама ала. Финал туры җиңүчесен бу җәйдә Франциядә стажировка көтә.
Фото http://icoffee.unatlib.org.ru сайтыннан
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International