Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы Мәгариф
һәм фән министрлыгы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Министрлык
Максатлар һәм бурычлар
Министрлык җитәкчелеге
Министрлык структурасы
Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты
Иҗтимагый совет
Мәгариф өлкәсе эш юнәлешләре
Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгының тарихы
Максат һәм бурычларны гаммәви формалаштыру
Күрсәтелгән хезмәтләргә бәйсез бәя бирү
Эшчәнлек
Программалар, проектлар һәм чаралар
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
Югары һәм урта белем
Гомуми белем
Балаларга тәрбия, өстәмә белем бирү
Терроризмны кисәтү
Коррупциягә каршы тору
Архив
Документлар
Мәгълүмат-телекоммуникация “Интернет” челтәрендә ачык мәгълүмат формасында урнаштырылган мәгълүмат белән куллану шартлары
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
Норматив документлар
Хезмәт хакы түләү системасы
Укытучылар хисабын киметү буенча киңәшләр
Матбугат хезмәте
Атналык план
Пресс-релизлар
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Элемтә өчен мәгълүмат
Гражданнар мөрәҗәгатьләре
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Гражданнарны кабул итү
Гражданнар мөрәҗәгатен карау тәртибе
Интернет аша кабул итү
Мөрәҗәгать статусын тикшерү
Гражданнар өчен бушлай юридик ярдәм
Гражданнар мөрәҗәгатьләрен анализлау
Элемтә өчен мәгълүмат
Татарстан Республикасы Министрлыклары
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы
Яшьләрне читкә этәрмәгез!
2013 елның 28 гыйнвары, дүшәмбе
Дәүләт җитәкчеләре сәләтле яшьләргә игътибарлы булырга, алар белән актив эшләргә, аларны республиканың киләчәге итеп кабул итәргә тиеш, дип саный Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов.
Әлеге фикерне ул IT-лицей бинасында узган республикакүләм Яшьләр форумына йомгак ясау тантанасында җиткерде. Чарада төрле министрлык һәм дәүләт оешмалары җитәкчеләре дә катнашты.
1000 проектның 9ы гына эшкә ярый?
Республикакүләм яшьләр форумының төп максаты – республиканың сәләтле яшьләрен барлау, алар тарафыннан эшләнгән инновацион һәм иҗтимагый әһәмияткә ия булган проектларны тормышка ашыру өчен шартлар тудыру, шул рәвешле аларга үсәргә, камилләшергә ярдәм итү. Чарада 16 яшьтән алып 30 яшькә кадәр теләге булган һәркем катнаша ала. Шунысын да билгеләп үтү кирәк, республикакүләм яшьләр форумының популярлыгы елдан-ел арта. Быел бу бәйгедә катнашу өчен барлыгы меңнән артык проект тәкъдим ителгән. Шуларның 60тан артыгы бәйгенең финал өлешенә сайлап алынган. Абсолют җиңүчеләр исеменә исә бары тик 9 проект кына лаек дип табылган.
Яшьләргә тиешле игътибар бирелми
Чара барышында республика башлыгы Рөстәм Миңнеханов та җиңүчеләрнең әз булуына игътибар итеп, форумга тәкъдим ителгән бер генә проектны да игътибардан читтә калдырмаска боерды. “Татарстан үссен, камилләшсен өчен яшь, көчле, лидерлык сәләтенә ия шәхесләр кирәк. Республикабызның киләчәге нәкъ менә алар кулында бит. Тик кызганыч, безнең хөкүмәт җитәкчеләре яшьләргә ышанмый, алар тарафыннан әйтелгән тәкъдим һәм идеяләргә җиңел карый, тиешле игътибар бирми. Бу – дөрес түгел. Без республиканың сәләтле яшьләре белән таныш булырга, аларга һәрьяклап ярдәм күрсәтергә, аларны яңадан-яңа идеяләр белән баетырга тиеш. Шуңа күрә, республикакүләм яшьләр форумында тәкъдим ителгән бер генә проект та күз уңыннан читтә калырга тиеш түгел”, - дип мөрәҗәгать итте Рөстәм Миңнеханов җитәкчеләргә.
Барысы да яшьләр кулына каласы...
Президент сүзләренә караганда, начар проект эшләгән дип кенә, студентны наданнар рәтенә чыгарып калдыру дөрес түгел. Иң мөһиме, ул кул кушырып утырмый - уйлана, эшли, ясый, төзи, димәк Татарстанның киләчәгенә битараф түгел, дигән сүз. Беренчесе начар булса, икенчесе яхшы, ә өченчесе исә, гомумән дә, уникаль проект булырга мөмкин. “Беренче чиратта ,бу республика өчен дә әһәмиятле. Без хәзер мәш килеп инновацион икътисад турында сөйлибез. Ә ул икътисадны кем тулысынча тормышка ашыра алачак соң? Минме? Сезме? Юк, әлбәттә. Бу - бары тик сәләтле яшь көчләр булганда гына мөмкин. Ә безнең максат исә - аларга ярдәм итү”, - дип өстәде Президент.
Чара форум җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы белән дәвам итте. Форум кысаларында Рөстәм Миңнеханов Татарстанның махсус дәүләт стипендияләренә лаек булган студентлар белән дә очрашты. Әлеге акчалата бүләккә 2012 ел нәтиҗәләре буенча барлыгы 90 кеше лаек, дип табылган. Аларның 62се Казанда белем ала. Стипендиянең күләме аспирантлар өчен - 33,3 мең сум, югары уку йорты студентларына исә – 16,7 мең сум тәшкил итә.
Фото president.tatarstan.ru сайтыннан
«Intertat. Ru» материаллары буенча
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
20
апрель, 2026 ел
Казанда социаль медиада агарту эшчәнлеге алып баручы педагог-остазлар җыелачак
21 апрельдә Казанда беренче тапкыр Татарстан Республикасы Бөтенроссия агартучы-остазлар бергәлегенең көндезге төбәк слеты узачак.
17
апрель, 2026 ел
Казанның ике укучысы Россия җыелма командасы составында 60 нчы Менделеев олимпиадасында катнаша
15 апрельдән 23 апрельгә кадәр М.В. Ломоносов исемендәге Мәскәү дәүләт университетында химия буенча 60 нчы Халыкара Менделеев олимпиадасы (ММО-60) уза.
Татарстан көллиятләре һәм техникумнарында бердәм ачык ишекләр көне узачак
18 апрельдә Татарстан Республикасында "Профессионалитет" федераль проектының бердәм ачык ишекләр көне узачак.
Физика һәм биология буенча БДИның вакытыннан алда уздырылган чоры нәтиҗәләре расланды
31 мартта узган физика һәм биология буенча БДИның вакытыннан алда уздырылган чоры нәтиҗәләре расланды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз