Ятим балаларны сыендыручылар артырмы?

2013 елның 28 гыйнвары, дүшәмбе
Россиядә 650 меңнән артык ятим бала исәпләнә. Сөенечкә, аларның күбесе төрле формалардагы гаилә тәрбиясенә алынган. Әмма шулай да балалар йорты-приютларда тәрбияләнеп, үз өйләре турында бары тик хыялланучы нарасыйлар да шактый. 128 мең бала шундыйлар рәтендә санала.
Шушы көннәрдә ятим балаларны асрамага алу процедурасын җиңеләйтү турында беренче карарлар кабул ителергә тиеш. Декабрь ахырында Россия президенты Владимир Путин хөкүмәт вәкилләренә шундый боерык биргән иде. Әлеге рәвешле ятим балаларны гаиләгә алучыларның торак мәйданы нормативларына таләпләрне йомшарту, асрамага алу өчен кирәкле документлар санын да бермә-бер киметү планлаштырыла. Шулай ук ятимнәрне сыендыручыларга салым түләүдә ташламалар бирү, баланы гаиләгә тапшырганда бирелә торган пособие күләмен арттыру да күздә тотыла. Әмма, кызганычка, әлеге карарлар да вәзгыятьне төптән үзгәртәчәге бик шикле.
Казанның “Без бергә” дигән ятим балаларны гаиләгә алучылар иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Татьяна Иванова сүзләренчә, кайбер кагыйдәләрне йомшарту кирәк. Әйтик, торак мәйданына таләпләр бик зур, шулай ук яшькә бәйле чикләүләр артык кискен. Әмма кандидатлар сайлауга элеккечә җитди килергә кирәклеген ассызыклады ул. Асрамага бала алырга теләүчеләр арасында да төрле кешеләр була бит.
“Нигездә, ятим баланы чын-чынлап гаиләгә алырга теләүчеләр өчен бернинди кәгазьләр җыю киртә булып тора алмый. Киресенчә, бу авырлыклар ярдәмендә аларның теләкләренең җитдилеге тикшерелә”, - дип саный Татьяна Иванова.
Статистика да бу фикерне дәлилли. Баланы асрамага алу процессында авырлыклар бар һәм бу юнәлештә эш алып барырга кирәк. Әмма балалар йортыннан сабыйларны алырга теләүчеләр күп түгел. Бүген бары тик 18 мең гаилә генә шундый теләк белдергән.
«Romir» холдингы үткәргән сораштыру нәтиҗәләре шуны күрсәткән: россиялеләр уллыкка-кызлыкка алуга уңай мөнәсәбәттә, әмма үзләре асрамага бала алырга теләми. Документлар җыюда кыенлыклар бары 4 процент респондентны гына куркыта.
Ятимнәрне гаиләгә алырга нәрсә комачаулый дигән сорауга, сораштыруда катнашучыларның 26 проценты баланың физик яки психик яктан сәламәт булмавы куркыта, 18 проценты - торак шартлары начар, 11 проценты - тормыш тотрыклы түгел дип җавап биргән. 9 процент респондентны бу адымнан үзләренең кечкенә балалары булуы, 4 процентын - керем дәрәҗәсе түбәнлеге туктата.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International