Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы Мәгариф
һәм фән министрлыгы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Министрлык
Максатлар һәм бурычлар
Министрлык җитәкчелеге
Министрлык структурасы
Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты
Иҗтимагый совет
Мәгариф өлкәсе эш юнәлешләре
Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгының тарихы
Максат һәм бурычларны гаммәви формалаштыру
Күрсәтелгән хезмәтләргә бәйсез бәя бирү
Эшчәнлек
Программалар, проектлар һәм чаралар
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
Югары һәм урта белем
Гомуми белем
Балаларга тәрбия, өстәмә белем бирү
Терроризмны кисәтү
Коррупциягә каршы тору
Архив
Документлар
Мәгълүмат-телекоммуникация “Интернет” челтәрендә ачык мәгълүмат формасында урнаштырылган мәгълүмат белән куллану шартлары
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
Норматив документлар
Хезмәт хакы түләү системасы
Укытучылар хисабын киметү буенча киңәшләр
Матбугат хезмәте
Атналык план
Пресс-релизлар
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Элемтә өчен мәгълүмат
Гражданнар мөрәҗәгатьләре
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Гражданнарны кабул итү
Гражданнар мөрәҗәгатен карау тәртибе
Интернет аша кабул итү
Мөрәҗәгать статусын тикшерү
Гражданнар өчен бушлай юридик ярдәм
Гражданнар мөрәҗәгатьләрен анализлау
Элемтә өчен мәгълүмат
Татарстан Республикасы Министрлыклары
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы
ТР Мәгариф һәм фән министры студентларны Татьяна көне белән котлавы
2013 елның 28 гыйнвары, дүшәмбе
Хөрмәтле студентлар, интерннар, аспирантлар сезне чын күңелдән Россия студентчылыгы бәйрәме – Татьяна көне белән котлыйм!
Кайчан да булса студент булган һәркем, уку еллары – тормышта иң яхшы, кызыклы һәм мөһим вакыйгаларга бай булып күңелгә кереп калган, дуслык һәм мәхәббәт белән истә калган күңелле чор дип бер шиксез әйтә алыр иде. Шул ук вакытта бу һәр яшь кеше өчен җитди һәм җаваплы чор, чөнки характер чыныга, киләчәк уңышларның нигезләре салына. Бу мөстәкыйль һәм куркусыз карарлар кабул итү чоры да, бу вакытта үз алдыңа амбициоз максатлар куеп, кыю планнар төзү дә куркыныч түгел. Барлык чорларда да нәкъ менә студентлар, яңалыкка һәм прогресска кызыксыну булуы, иҗади энергия һәм саекмас энтузиазмы белән аерылып торган. Без елдан-ел укуга, фәнни эшчәнлеккә, алдагы эш перспективаларына, республика һәм ил уңышларына кызыксынуыгызның тирәнәюен күрәбез. Бу сыйфатлар сезнең профессорларыгызга, остазларыгызга бик кадерле, алар сезгә барлык белемнәрен һәм тәҗрибәсен бирә. Мөгаллимнәрегезне хөрмәтләп, һөнәри үсешнең уникаль мөмкинлекләреннән максималь төстә файдаланырга тырышыгыз.
Быел Казан Бөтендөнья студент уеннарын кабул итә. Сезнең алда элек бары тик хыял гына була алган искиткеч мөмкинлекләр ачыла... Универсиадага әзерлек чоры эчендә Казан Россиянең әйдәп баручы спорт үзәкләренең берсенә әверелде. Сезнең күбегез студент отрядлары составында спорт объектлары төзелешендә эшләде, волонтерлык хәрәкәтендә актив катнаша. Бөтендөнья студент уеннарында катнашуыгыз, истәлекле вакыйга булып кына калмыйча, бай тормыш һәм һөнәри тәҗрибә булып та хезмәт итәренә ышанам. Яшьлек дәрте йөрәкләрегезне җылытып, Татьяна көне, ничә яшьтә булуыгызга карамастан, якты бәйрәмегез булсын!
Сезгә укуыгызда уңышлар һәм казанышларыгыз чикләрен киңәйтүче яңа мөмкинлекләр ачылуын теләп калам!
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
20
апрель, 2026 ел
Казанда социаль медиада агарту эшчәнлеге алып баручы педагог-остазлар җыелачак
21 апрельдә Казанда беренче тапкыр Татарстан Республикасы Бөтенроссия агартучы-остазлар бергәлегенең көндезге төбәк слеты узачак.
17
апрель, 2026 ел
Казанның ике укучысы Россия җыелма командасы составында 60 нчы Менделеев олимпиадасында катнаша
15 апрельдән 23 апрельгә кадәр М.В. Ломоносов исемендәге Мәскәү дәүләт университетында химия буенча 60 нчы Халыкара Менделеев олимпиадасы (ММО-60) уза.
Татарстан көллиятләре һәм техникумнарында бердәм ачык ишекләр көне узачак
18 апрельдә Татарстан Республикасында "Профессионалитет" федераль проектының бердәм ачык ишекләр көне узачак.
Физика һәм биология буенча БДИның вакытыннан алда уздырылган чоры нәтиҗәләре расланды
31 мартта узган физика һәм биология буенча БДИның вакытыннан алда уздырылган чоры нәтиҗәләре расланды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз