182-нче номерлы политехник лицей һәм 180-нче номерлы полилингваль гимназия РФ Мәгариф министрлыгы грантларын алачак

2020 елның 9 июле, пәнҗешәмбе

Казанның 182-нче номерлы политехник лицее һәм 180-нче номерлы полилингваль гимназиясе РФ Мәгариф һәм фән министрлыгының грант конкурсларында җиңүчеләр булды. «Мәгарифне үстерү» федераль программасы кысаларында шулай ук 14-нче номерлы Яшел Үзән лицее, Апас урта мәктәбе һәм Татарстанның 11 балалар бакчасы финанс ярдәме алачак. 

Республика мәктәпләре алачак акчаның гомуми суммасы 5 млн сумнан артык тәшкил итә. Бу акчалар җиңүче оешмаларга экотуризм өлкәсендә инновацион белем бирү проектларын гамәлгә ашырырга, гомуми белем сыйфатын күтәрү өчен челтәрле ресурс үзәкләре булдырырга, белем бирү процессына ясалма интеллект кертергә, укучыларда эшкуарлык сәләтен үстерергә мөмкинлек бирәчәк.

Конкурс йомгаклары буенча Татарстан балалар бакчалары өчен финанслауның гомуми күләме - 14,5 млн сум. Әлеге түләүләр мәктәпкәчә белем бирү оешмаларына балалар бакчаларына йөрми торган балаларның әти-әниләренә (законлы вәкилләренә) бушлай методик, психологик-педагогик һәм диагностик консультацияләр бирергә ярдәм итәчәк. Барлыгы быел 1,5 меңнән артык шундый консультация үткәрү планлаштырыла. Хезмәт күрсәтү өчен тиешле матди-техник шартлар булдырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International