Мамадыш районында мәктәп укучыларын атна саен чиркәү һәм мәчеткә алып барачаклар

2013 елның 31 гыйнвары, пәнҗешәмбе
Муниципалитет башлыгы Анатолий Иванов әнә шундый күрсәтмә биргән. Моннан тыш, район башлыгы күрсәтмәсе белән, балаларга дога китаплары тарата башлаганнар.
Мамадыш районы башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Алена Смирнова хәбәр иткәнчә, гыйбадәтханәләргә балаларны дәрестән тыш вакытта һәм, әлбәттә инде, ата-аналар комитеты белән килештереп алып барачаклар.
- Мөгаен, бу шимбә көннәрендә булыр, - дип фаразлый Алена Смирнова. – Балалар, укытучылары озатуында, йә үз авылларындагы, йә күрше саладагы мәчет яки чиркәүгә барачак. Мамадышның үзендә берничә мәктәп эшли, аларга расписание төзиячәкбез: мисал өчен, бу шимбәдә гыйбадәтханәгә - бер мәктәп укучылары, икенче атнада башкалары киләчәк. Эшне кече сыйныфлардан башларга ниятлибез, өстәвенә, дүртенче сыйныфта алар дин белемен өйрәнәләр. Дәресләр, аңлашыла ки, мәктәп программасы кысаларында үтә, ә менә гыйбадәтханәләргә бару - дин белән якыннан танышу, тәрбияви максатларны күздә тота. Балаларны музейларга, театрларга, төрле предприятиеләргә алып баралар бит. Нишләп әле мәчет яки чиркәүгә дә алып бармаска ди? Дин әһелләре балаларга әхлакый кыйммәтләр турында сөйләр һәм шуннан соң гына ислам яки православ кануннары белән таныштырыр дип көтелә.
Район башлыгы урынбасары ышандырганча, биредә мәктәп укучыларына дини карашларны көчләп тагу турында сүзнең булуы да мөмкин түгел, бу балаларга бары тик рухи-әхлакый тәрбия бирү максатыннан гына эшләнә. Әгәр дә кайбер ата-аналар балаларының дин әһелләре белән аралашуына каршы булса, алар баш тарта ала, әмма баланың да теләген истә тотарга кирәк. Бигрәк тә өлкән сыйныф укучыларының.
- Дини кануннар буенча яшәмәгән гаиләләр бар, тик алар да кайвакыт гыйбадәтханәгә кереп дога укып чыгуга каршы булмас иде кебек, әмма психологик киртәне җиңә алмыйлар. Янәсе, анда миңа нәрсә калган, - дип фикер йөртә район башлыгы урынбасары. - Ә монда бер-ике атнадан баласы: “Әни, без менә шунда бардык, әйдә икәү барабыз?” - дияргә бик мөмкин.
Алена Смирнова сүзләренчә, Мамадыш районында рус һәм татар авылларының санына карап, 8 православ чиркәве һәм 55 мәчет исәпләнә. Әгәр ата-аналар каршы булмаса, укытучылар христиан динен тотучы гаиләдәге балаларны - мәчеткә, һәм киресенчә, мөселман традицияләрендә тәрбияләнгәннәрен чиркәүгә дә алып барырга мөмкин. Түрәләр фикеренчә, бу - яшьләр арасында толерантлыкны үстерүгә этәргеч булачак.
Район мәгариф идарәсендә муниципалитетта 4750гә якын бала яшәвен исәпләп чыгарганнар һәм социологик сораштыру үткәргәннәр: аларның ничәсе православ, ничәсе мөселман гаиләсендә тәрбияләнүен, ничәсе керәшен икәнен ачыклаганнар. Аннары район башлыгы инициативасы белән балалар белән очрашуга теге яки бу дин әһелен билгеләгәннәр. Алда әйтелгәнчә, бу очрашулар динне пропагандалауны түгел, ә аң-белем таратуны максат итеп куячак. Мөселман балаларына китаплар таратылган инде, шушы көннәрдә Мәскәүдән православ дине вәкилләре өчен дә китаплар кайтарылырга тиеш.
- Әлеге китапларда иң киң таралган текстлар урын алган. Әйтик, ашау, йокы яки имтихан алдыннан нинди дога укырга кирәклеге язылган, - ди Алена Смирнова. - Алар бик кыска һәм балаларга аңлаешлы телдә бирелгән.
Район башлыгы урынбасары ассызыклаганча, китаплар иганәчеләр акчасына сатып алынган һәм балаларга бушлай таратыла. Әгәр ата-аналар каршы килсә, балаларга беркем дә аларны көчләп такмаячак.
Мамадыш районы мәктәпләрендә район башлыгының бу башлангычы күп төрле фикерләр уятты.
- Гыйбадәтханәгә бару – һәркемнең шәхси эше, шуңа күрә безнең кайбер укытучылар һәм ата-аналар анда балаларны бөтен сыйныфлары белән алып бару идеясен төрлечә кабул итте, - ди Мамадышның 2 нче лицее директор урынбасары Елена Шигаева. - Кемдер без шул рәвешле дөньяви мәктәпләргә динне алып керәбез дип белдерә. Ә икенчеләре дини кануннарның да, әхлакый кануннарның да икесе бер үк әйбер булуына ышана. Ләкин балалар үзләре мондый экскурсияләргә каршы түгел. Әти-әниләре атеист булганнар да чиркәү һәм мәчет белән кызыксына. Минемчә, дин начарга өйрәтми, шуңа күрә мин кешеләрне балачактан гыйбадәтханәләргә алып бару һәм дога укырга өйрәтү яклы.
Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгында бу яңалык турында әлегә берни дә белмиләр, шул ук вакытта моңа каршы да чыкмыйлар.
- Без мәктәпләрдә белем бирү программалары һәм укыту методикасының үтәлешен генә җитди контрольдә тотабыз, - дип аңлата министрлыкның матбугат хезмәте җитәкчесе Алсу Мөхәммәтова. - Ә сыйныфтан тыш чаралар - алар инде белем бирү учреждениеләре һәм ата-аналарның үз теләге.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International