Киләсе уку елыннан башлап, мәктәпне тәмамлаучыларга башка төрле аттестат биреләчәк

2013 елның 1 феврале, җомга
РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы мәктәп аттестатларының яңа төрлеләрен әзерләгән: документ кечерәк форматта һәм башка төстә.
Киләсе 2013-2014 нче уку елыннан 9 класс тәмамлаучы егетләр һәм кызларга шәмәхә төстәге документ бирелә, ә “бик яхшы” билгеләренә тәмамлаучыларга – кызыл төстә. 11 нчене тәмамлаучыларга исә ачык һәм куе зәңгәр төстәге аттестатлар бирелә, ә алтын яки көмеш медальга ия булганнарга – кызыл төстә.
Яңа документларның, чынлыгын тикшерүне җиңеләйтү өчен, саклык чаралары бар, алар махсус үтә күренмәле билгеле һәм күренмәс җепселле кәгазьдә басылган, ә тышлыгында – Россия гербы.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International