Балалар бакчалары өчен дә яңа стандарт

2013 елның 4 феврале, дүшәмбе
Мәгариф өлкәсендә киң колачлы үзгәрешләр дәвам итә. Яңалыклар мәктәп белеменең һәр баскычында гамәлгә кертелә башлады инде. Хәзер чиратта мәктәпкәчә белем бирү өлкәсе. Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы балалар бакчалары өчен дә яңа дәүләт стандартлары эшли.
Белүебезчә, шәхес үсеше өчен нигез нәкъ менә балачак елларында салына. Шушы “алтын” чорда алган күнекмәләр гомер буена саклана, ди белгечләр. Шуңа да бүген мәктәпкәчә белем бирү өлкәсенә аеруча зур ышанычлар баглана.
Россия премьер-министры Дмитрий Медведев сүзләренчә, мәктәпкәчә белем бирү стандартларын булдыру юнәлешендә белгечләр, мәгариф һәм медицина берлеге вәкилләре, ата-аналар көч куйган. Өстәвенә, бу документ киң җәмәгатьчелек игътибарына фикерләшү өчен чыгарылачак. Инде март аенда педагоглар һәм ата-аналар проект белән танышып үз өстәмәләрен, искәрмәләрен кертә алачак.
Проект Европа киңлегендә балалар тәрбияләү юнәлешендә кабул ителгән алымнарны исәптә тотып эшләнгән. Ә Европада, билгеле булганча, балалар тәрбияләүдә төп басым язу-уку, санарга өйрәтүгә түгел, ә иҗатка ясала.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International