Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы Мәгариф
һәм фән министрлыгы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Министрлык
Максатлар һәм бурычлар
Министрлык җитәкчелеге
Министрлык структурасы
Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты
Иҗтимагый совет
Мәгариф өлкәсе эш юнәлешләре
Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгының тарихы
Максат һәм бурычларны гаммәви формалаштыру
Күрсәтелгән хезмәтләргә бәйсез бәя бирү
Эшчәнлек
Программалар, проектлар һәм чаралар
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
Югары һәм урта белем
Гомуми белем
Балаларга тәрбия, өстәмә белем бирү
Терроризмны кисәтү
Коррупциягә каршы тору
Архив
Документлар
Мәгълүмат-телекоммуникация “Интернет” челтәрендә ачык мәгълүмат формасында урнаштырылган мәгълүмат белән куллану шартлары
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
Норматив документлар
Хезмәт хакы түләү системасы
Укытучылар хисабын киметү буенча киңәшләр
Матбугат хезмәте
Атналык план
Пресс-релизлар
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Элемтә өчен мәгълүмат
Гражданнар мөрәҗәгатьләре
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Гражданнарны кабул итү
Гражданнар мөрәҗәгатен карау тәртибе
Интернет аша кабул итү
Мөрәҗәгать статусын тикшерү
Гражданнар өчен бушлай юридик ярдәм
Гражданнар мөрәҗәгатьләрен анализлау
Элемтә өчен мәгълүмат
Татарстан Республикасы Министрлыклары
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы
“Кече БДИ”ны үткәрү тәртибе һәм кагыйдәләре тәгаенләнде
2013 елның 5 феврале, сишәмбе
Урта мәктәпнең 9 нчы сыйныфын тәмамлап чыкканда дәүләт (йомгаклау) аттестациясен үткәрүнең тәртибе һәм кагыйдәләре тәгаенләнде.
ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы сайтында урнаштырылган мәгълүматка караганда, 2012-2013 уку елын тәмамлаганда тугызынчылар 5 имтихан тапшыра. Барлык кешегә дә бирү мәҗбүри булган рус теле һәм математикадан укучылар сынауны яңа формада - тестлар ярдәмендә язма рәвештә генә бирә алачак.
Тагын ике имтихан 9 нчы сыйныфта өйрәнелгән ике предмет буенча сайлап алына.
Әгәр сайлап алына торган предметлар яңа формада тапшырыла торган исемлеккә (җәмгыять белеме, тарих, физика, биология, химия, рус әдәбияты, география, чит телләр (инглиз, француз, немец, испан), информатика һәм информацион-коммуникатив технологияләр) кертелгән икән, укучылар бу предметтан сынауны яңа формада гына бирә ала.
Сайлап алынган предметлар яңа формада тапшырыла торган исемлеккә кермәгән икән, алар буенча белемеңне традицион формада да күрсәтә аласың. Бу предметларга физик культура, технология, тормыш иминлеге нигезләре, сәнгать, татар әдәбияты керә.
Татарстанда тугызынчыны тәмамлаганда татар теленнән имтихан тапшыру мәҗбүри куелган. Аны туган тел яки дәүләт теле буларак өйрәнгән барлык укучылар да бирә. Узган уку елында ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы үз вәкаләтләре кысаларында яңа формада тестлар ярдәмендә татар теленнән имтихан тапшыруны да кертте. Шул ук вакытта традицион форма да сакланып калды. ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының белем бирү сыйфатын тикшерү һәм укучыларны аттестацияләү бүлегеннән хәбәр иткәнчә, 2012-2013 уку елында да ике форма да гамәлдә булачак, укучылар кайсы формада бирәсен үзләре сайлап алырга тиеш.
2012-2013 уку елында Рособрнадзор 9 нчы сыйныфта дәүләт (йомгаклау) аттестациясе үткәрү вакытын 28 май – 14 июнь көннәренә билгеләде.
«Татар – информ» МА материаллары буенча
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
20
апрель, 2026 ел
Казанда социаль медиада агарту эшчәнлеге алып баручы педагог-остазлар җыелачак
21 апрельдә Казанда беренче тапкыр Татарстан Республикасы Бөтенроссия агартучы-остазлар бергәлегенең көндезге төбәк слеты узачак.
17
апрель, 2026 ел
Казанның ике укучысы Россия җыелма командасы составында 60 нчы Менделеев олимпиадасында катнаша
15 апрельдән 23 апрельгә кадәр М.В. Ломоносов исемендәге Мәскәү дәүләт университетында химия буенча 60 нчы Халыкара Менделеев олимпиадасы (ММО-60) уза.
Татарстан көллиятләре һәм техникумнарында бердәм ачык ишекләр көне узачак
18 апрельдә Татарстан Республикасында "Профессионалитет" федераль проектының бердәм ачык ишекләр көне узачак.
Физика һәм биология буенча БДИның вакытыннан алда уздырылган чоры нәтиҗәләре расланды
31 мартта узган физика һәм биология буенча БДИның вакытыннан алда уздырылган чоры нәтиҗәләре расланды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз