"Остазлар мәктәбе" онлайн-интенсивында катнашучылар студентлар проектларын озата бару стратегиясе турында фикер алышачак

2020 елның 30 июле, пәнҗешәмбе

19 августтан 21 августка кадәр "Остазлар мәктәбе" федераль онлайн-интенсивы узачак. Чара "Сколково" фонды, Сколково ачык университеты һәм НТИ Түгәрәк хәрәкәте тарафыннан "Остазлар академиясе" уртак проекты кысаларында оештырылган.

Мәктәпнең темасы - "Университетта остазлык практикасы стратегиясе".

Әлеге мәктәптә укыр өчен студентлар проектларын озата бару тәҗрибәсе һәм проектлы белем бирү остазы сыйфатында һөнәри үсешкә ихтыяҗы булган остазлар чакырыла. Уку югары уку йортлары укытучыларына, фәнни хезмәткәрләргә, сәнәгать һәм эшкуарлык өлкәсе экспертларына кызыклы булачак.

Уку барышында катнашучылар үзләренең остаз компетенцияләре дәрәҗәсен бәяләячәкләр, үсешнең индивидуаль траекториясен формалаштырачаклар һәм мотивация, бәяләү, рефлексия белән эшләү методикалары һәм стратегияләре белән танышачаклар.

Теркәлү 11 августка кадәр ачык: https://old.sk.ru/academy/p/2020-08-19-camp.aspx.

Сайлап алу нәтиҗәләре 13 августта билгеле булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International