Россиядә федераль мәктәпкәчә белем бирү стандарты эшләнә. РФ вице-премьеры Ольга Голодец сүзләренә караганда, стандарт проекты фикер алышуга бу елның март аенда ук чыгарылачак. Әлеге документны әзерләүгә мәктәпкәчә белем бирү өлкәсендәге иң яхшы белгечләр һәм экспертлар җәлеп ителгән.
Федераль стандарт белән бер үк вакытта мәктәпкәчә белем бирү өлкәсендә эшләүче педагогларны әзерләү өчен профессиональ стандарт эшләнә.
Әлеге проект “дөньякүләм бергәлекләрнең әйдәп баручы стандартлары, бүгенге көндә Европа җирлегендә бала үсеше өчен зарур дип саналган карашлар белән бәйләнгән”. Ә Европада мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә төп игътибарны – укый-яза белүгә һәм математикага түгел, ә иҗатка бирәләр.