Алексей Песошин Казанда уникаль лицей ачты

2020 елның 2 сентябре, чәршәмбе

Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Белем көнендә Казанда 187нче «Ритм» күп профильле лицеен ачу тантанасында катнашты. Нәҗип Җиһанов урамында урнашкан белем бирү учреждениесе 1224 укучыга исәпләнгән. Анда астропланетарий һәм IТ-полигон да бар.

«Татарстан Республикасында белем бирү системасын үстерү һәм камилләштерүгә һәрвакытта да аерым игътибар бирелә. Быел гына да республикада сигез яңа мәктәп ачыла. Биредә Совет районы да искәрмә түгел. Кадерле балалар, 1 сентябрьдә сез яңа заманча мәктәп ишекләрен ачып керәсез. Биредә үсү, камилләшү өчен барлык шартлар да тудырылган», — дип искәртте Алексей Песошин.

Ул шулай ук Совет районы мәктәпләренә барачак барлык беренче сыйныф укучыларына яхшы билгеләр генә алуларын теләде.

«Хөрмәтле педагоглар, республикабызның киләчәге — сезнең кулларда. Мәктәп бик лаеклы булып чыккан. Әлеге мәктәпне вакытыннан алда файдалануга тапшырган төзүчеләргә рәхмәт әйтәсем килә», — дип сүзен йомгаклады ТР Премьер-министры.

Лицейда белем бирү биш профиль (физика-математика, табигый-фәнни, социаль-гуманитар, лингвистика һәм мәгълүмати-технология) буенча алып барылачак.

Песошинга башлангыч һәм өлкән сыйныфлар өчен каралган блокларны күрсәттеләр. Мәктәпнең үзенчәлеге — башлангыч мәктәпнең өлкән сыйныфлар укый торган бинадан аерым урнашуында.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International