Энгель Фәттахов рус телле балаларны татар теленә өйрәтү буенча “түгәрәк өстәл” утырышында катнашты

2013 елның 19 феврале, сишәмбе
ТР Мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов Казанның 19 нчы гимназиясендә рус телле балаларны татар теленә өйрәтү буенча “түгәрәк өстәл” утырышында катнашты. Анда шулай ук Казан шәһәре Мәгариф идарәсе вәкилләре, мәктәп директорлары һәм укытучылары, татар телен өйрәтү буенча методикаларны эшләүчеләр катнашты.
Әлеге чарада катнашучылар гимназия һәм укучыларны өйрәтү процессында кулланыла торган яңа технологияләр белән танышты. Кунакларга телгә өйрәнү буенча интернет-мәктәпне күрсәттеләр. Кунаклар география, химия, инглиз һәм татар телләре, технология дәресләрендә булды.
“Түгәрәк өстәл” утырышында укытучылар татар теле дәресләренә әзерләнү һәм дәресләрне үткәрү вакытында туган проблемалар белән уртаклашып, укыту методикаларын камилләштерү буенча үз тәкъдимнәрен җиткерде. Энгель Фәттахов якын арада аларны хәл итү вариантларын тәкъдим итәргә вәгъдә бирде. Бу хакта министрлыкның матбугат хезмәте хәбәр итә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International