Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы Мәгариф
һәм фән министрлыгы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Министрлык
Максатлар һәм бурычлар
Министрлык җитәкчелеге
Министрлык структурасы
Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты
Иҗтимагый совет
Мәгариф өлкәсе эш юнәлешләре
Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгының тарихы
Максат һәм бурычларны гаммәви формалаштыру
Күрсәтелгән хезмәтләргә бәйсез бәя бирү
Эшчәнлек
Программалар, проектлар һәм чаралар
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
Югары һәм урта белем
Гомуми белем
Балаларга тәрбия, өстәмә белем бирү
Терроризмны кисәтү
Коррупциягә каршы тору
Архив
Документлар
Мәгълүмат-телекоммуникация “Интернет” челтәрендә ачык мәгълүмат формасында урнаштырылган мәгълүмат белән куллану шартлары
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
Норматив документлар
Хезмәт хакы түләү системасы
Укытучылар хисабын киметү буенча киңәшләр
Матбугат хезмәте
Атналык план
Пресс-релизлар
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Элемтә өчен мәгълүмат
Гражданнар мөрәҗәгатьләре
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Гражданнарны кабул итү
Гражданнар мөрәҗәгатен карау тәртибе
Интернет аша кабул итү
Мөрәҗәгать статусын тикшерү
Гражданнар өчен бушлай юридик ярдәм
Гражданнар мөрәҗәгатьләрен анализлау
Элемтә өчен мәгълүмат
Татарстан Республикасы Министрлыклары
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы
9 һәм 11 нче сыйныфны тәмамлаучылар имтихан бирәчәк фәннәрне 1 нче мартка кадәр сайлап алырга тиеш
2013 елның 20 феврале, чәршәмбе
Агымдагы елның 1 нче мартына кадәр, Бердәм дәүләт имтиханын тапшыручылар һәм Дәүләт йомгаклау аттестациясен узучылар, сайлап алу мөмкинлеге булган фәннәр буенча фикерләрен тәгаенләргә тиеш. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР Мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Данил Мостафин хәбәр итте.
9 нчы сыйныфны тәмамлаучылар барлыгы 5 имтихан тапшырырга тиеш: аларның өчесе мәҗбүри (рус теле, татар теле һәм математика) һәм икесе – укучы ихтыярында. Мәктәпнең чыгарылыш укучылары исә рус теле һәм математикадан Бердәм дәүләт имтиханын мәҗбүри тапшыра, сайлап алу мөмкинлеге булган предметлар саны чикләнмәгән.
Данил Мостафин әйтүенчә, узган елда элемтә чараларын эшкә җиккән өчен 60 укучы имтиханнан куылган, БДИ да катнашучыларга мөнәсәбәттә 84 административ эш кузгатылган, шул исәптән, укучыларга карата – 48 эш. Контроль-үлчәү материалларын интернетта урнаштырган өчен 4 эш нәтиҗәләре гамәлдән чыгарылган. Мондый закон бозулар Арча, Түбән Кама районнарында, Казанның Идел буе һәм Вахитов районнарында теркәлгән.
Данил Мостафин сүзләренә караганда, алдагы елларда республикада теге яки бу фән буенча имтихан тапшырудан баш тарттыру очраклары булгалаган. Муниципаль берәмлекләрдәге мәгариф идарәләре башлыкларына мөрәҗәгать итеп, ул, укучыларны үгетләп күндерүләр булырга тиеш түгеллеген ассызыклады. “Имтихан бирү өчен фәннәрне укучылар һәм аларның ата-аналары үзләре сайлап алырга хокуклы”, - дип белдерде ул.
«Татар – информ» МА материаллары буенча
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
20
апрель, 2026 ел
Казанда социаль медиада агарту эшчәнлеге алып баручы педагог-остазлар җыелачак
21 апрельдә Казанда беренче тапкыр Татарстан Республикасы Бөтенроссия агартучы-остазлар бергәлегенең көндезге төбәк слеты узачак.
17
апрель, 2026 ел
Казанның ике укучысы Россия җыелма командасы составында 60 нчы Менделеев олимпиадасында катнаша
15 апрельдән 23 апрельгә кадәр М.В. Ломоносов исемендәге Мәскәү дәүләт университетында химия буенча 60 нчы Халыкара Менделеев олимпиадасы (ММО-60) уза.
Татарстан көллиятләре һәм техникумнарында бердәм ачык ишекләр көне узачак
18 апрельдә Татарстан Республикасында "Профессионалитет" федераль проектының бердәм ачык ишекләр көне узачак.
Физика һәм биология буенча БДИның вакытыннан алда уздырылган чоры нәтиҗәләре расланды
31 мартта узган физика һәм биология буенча БДИның вакытыннан алда уздырылган чоры нәтиҗәләре расланды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз