Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы Мәгариф
һәм фән министрлыгы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Министрлык
Максатлар һәм бурычлар
Министрлык җитәкчелеге
Министрлык структурасы
Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты
Иҗтимагый совет
Мәгариф өлкәсе эш юнәлешләре
Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгының тарихы
Максат һәм бурычларны гаммәви формалаштыру
Күрсәтелгән хезмәтләргә бәйсез бәя бирү
Эшчәнлек
Программалар, проектлар һәм чаралар
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
Югары һәм урта белем
Гомуми белем
Балаларга тәрбия, өстәмә белем бирү
Терроризмны кисәтү
Коррупциягә каршы тору
Архив
Документлар
Мәгълүмат-телекоммуникация “Интернет” челтәрендә ачык мәгълүмат формасында урнаштырылган мәгълүмат белән куллану шартлары
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
Норматив документлар
Хезмәт хакы түләү системасы
Укытучылар хисабын киметү буенча киңәшләр
Матбугат хезмәте
Атналык план
Пресс-релизлар
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Элемтә өчен мәгълүмат
Гражданнар мөрәҗәгатьләре
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Гражданнарны кабул итү
Гражданнар мөрәҗәгатен карау тәртибе
Интернет аша кабул итү
Мөрәҗәгать статусын тикшерү
Гражданнар өчен бушлай юридик ярдәм
Гражданнар мөрәҗәгатьләрен анализлау
Элемтә өчен мәгълүмат
Татарстан Республикасы Министрлыклары
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы
Дәүләт йомгаклау аттестациясенең математика буенча контроль-үлчәү материалларында җитди үзгәрешләр бар
2013 елның 20 феврале, чәршәмбе
2013 нче елда 9 нчы сыйныфны тәмамлаучыларны, математика буенча Дәүләт йомгаклау аттестациясе сынауларында җитди үзгәрешләр көтә. Азмы-күпме үзгәрешләр рус теле, биология, география һәм физика фәннәренә кагыла. Җәмгыять белеме, тарих, информатика һәм мәгълүмати технологияләр, әдәбият, чит теле һәм химия фәннәре буенча үзгәрешләр юк. Бу хакта Хөкүмәт йортында узган брифингта ТР Мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Данил Мостафин хәбәр итте.
Математика фәне өч модульдән гыйбарәт булачак: алгебра, геометрия һәм реаль математика. “Аттестация узар өчен, ким дигәндә, 8 балл җыярга кирәк, математикадан – 3 балл, геометрия һәм реаль математика юнәлешләре буенча баллар 2 дән ким булмаска тиеш. Бер юнәлеш буенча балл түбәнрәк булып, икенчесе буенча бер баллга югарырак булган очракта да, алар бер-берсен капламый һәм “канәгатьләнерлек түгел” дигән билге куела”, - дип белдерде Данил Мостафин.
Рус теленә килгәндә, аның сүзләренә караганда, элек рус теле буенча ике бирем сайлауга куела иде: лингвистик темага инша-фикерләү һәм текст анализы белән бәйле инша-фикерләү. Хәзер укучыларга беренче варианты гына тәкъдим ителәчәк.
Рус теле һәм математиканы кертеп, Дәүләт йомгаклау аттестациясен яңа формада барлыгы 14 фәннән тапшырып була.
Традицион формада имтиханны махсус программалар буенча белем алучы укучылар, ябык типтагы һәм тәртипләре тайпылышлы балалар һәм яшүсмерләр өчен махсус уку-тәрбия учреждениеләрендә укучылар, җинаять-җәза системасы белем бирү оешмалары укучылары, сәламәтлек торышы буенча 4 айдан артык вакыт өйдә укырга мәҗбүр булган һәм дәвалау-профилактика учреждениеләрендә булган укучылар тапшыра ала. Имтиханны вакытыннан алда тапшыру өчен 20 нче апрельдән 30 нчы апрельгә кадәр вакыт бирелә. “Мондый мөмкинлек халыкара олимпиадаларга, илкүләм ярышларга, төрле конкурсларга баручыларга бирелә”, - дип белдерде Д. Мостафин.
13-17 май көннәрендә сәламәтлек мөмкинлекләре чикле булган укучылар имтиханны шулай ук вакытыннан алда тапшыра ала.
Математика буенча беренче имтихан 28 нче майда узачак. 31 нче майда һәм 7 нче июньдә тарих, җәмгыять белеме, физика, химия, география, биология, чит телләр, әдәбият, информатика тапшырыла. 4 нче июньдә – рус теле буенча сынау узачак. 11 һәм 14 нче июнь көннәре резерв көннәре буларак билгеләнгән.
«Татар – информ» МА материаллары буенча
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
20
апрель, 2026 ел
Казанда социаль медиада агарту эшчәнлеге алып баручы педагог-остазлар җыелачак
21 апрельдә Казанда беренче тапкыр Татарстан Республикасы Бөтенроссия агартучы-остазлар бергәлегенең көндезге төбәк слеты узачак.
17
апрель, 2026 ел
Казанның ике укучысы Россия җыелма командасы составында 60 нчы Менделеев олимпиадасында катнаша
15 апрельдән 23 апрельгә кадәр М.В. Ломоносов исемендәге Мәскәү дәүләт университетында химия буенча 60 нчы Халыкара Менделеев олимпиадасы (ММО-60) уза.
Татарстан көллиятләре һәм техникумнарында бердәм ачык ишекләр көне узачак
18 апрельдә Татарстан Республикасында "Профессионалитет" федераль проектының бердәм ачык ишекләр көне узачак.
Физика һәм биология буенча БДИның вакытыннан алда уздырылган чоры нәтиҗәләре расланды
31 мартта узган физика һәм биология буенча БДИның вакытыннан алда уздырылган чоры нәтиҗәләре расланды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз