Тарих буенча БДИ биремнәрендә тарихи карталар, иллюстрация материаллары, тарихи чыганаклар белән эш итә белүгә игътибар көчәячәк

2013 елның 20 феврале, чәршәмбе
Рус теленнән Бердәм дәүләт имтиханын язу өчен быел вакыт 210 минутка кадәр арттырылачак. Моңарчы ул 180 минут, ягъни 3 сәгатьне тәшкил итә иде. Информатика, математика, рус әдәбияты, физика һәм химия фәннәре буенча имтихан 3 сәгать 55 минут дәвам итәчәк. СанПин таләпләре буенча имтихан вакыты 5 минутка кыскарган. Биология, география, чит телләр буенча имтихан биремнәрен үтәү өчен 3 сәгать вакыт биреләчәк. Әлеге мәгълүматларны Татарстан Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР Мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Данил Мостафин хәбәр итте.
Аның әйтүенчә, тарих буенча имтихан биремнәрендә сизелерлек үзгәрешләр бар. 2 нче өлештәге биремнәр 12 дән 13 кә кадәр арткан. Шулай ук тарихи карталар, иллюстрация материаллары, тарихи чыганаклар белән эш итә белүгә игътибар юнәлтеләчәк.
Данил Мостафин хәбәр иткәнчә, Татарстан, Мәскәү өлкәсе, Санкт-Петербург һәм Краснодар крае белән, БДИ контроль-үлчәү биремнәрен камилләштерү һәм тарих, җәмгыять белеме, биология һәм чит телләр буенча БДИ да катнашучыларның имтихан эшләренә бәя бирү буенча федераль мәйдан буларак билгеләнгән.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International