Алабуга мәктәпләрендә балаларны ничек яклау турында сөйләшәчәкләр

2013 елның 21 феврале, пәнҗешәмбе
Шәһәрнең һәм районның барлык мәктәпләрендә җыелышлар үтәчәк, анда балаларны ничек яклау турында сөйләшәчәкләр. Бу хакта бүген журналистларга мәгариф идарәсе башлыгы урынбасары Елена Терентьева сөйләде. Аның сүзләренчә, бүген прокуратура хезмәткәре катнашында мәктәп директорлары белән ашыгыч киңәшмә үтте, анда барлык мәктәпләрдә әти-әниләр җыелышлары уздырырга тәкъдим иттеләр.
Мәктәпләрдән ерак яшәгән, һәм шулай ук белем алу учреждениесенә өлкәннәрдән башка килергә мәҗбүр булган балалар аерым контрольгә алына. Шулай ук укытучылар дәресләргә килмәгән укучыларны аерым контрольгә алырга тиеш була.
Бүген “Өмет” эзләү төркемендә волонтерлар әти-әниләр патрульләрен оештыру тәкъдиме белән чыктылар. Алар шулай ук әгәр дә әти-әниләре балаларын мәктәпкә һәм аннан кире юлда озата бара алмаса, үз ярдәмнәрен тәкъдим итә.
Инде балаларны машиналарда йөртергә әзер кешеләр бар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International