Нурлатта капиталь ремонттан соң "Кояшкай" балалар бакчасы ачылды

2020 елның 25 сентябре, җомга

Капиталь ремонттан соң тантаналы шартларда "Кояшкай" балалар бакчасы янә үз ишекләрен ачты.  Мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе коллективын һәм балаларны котларга мәртәбәле кунаклар килде. 

Район башлыгы Алмаз Әхмәтшин республика программасының әһәмиятлелеген ассызыклады, программа кысаларында  Нурлатта быел ике балалар бакчасы ачылды. "Балалар - безнең киләчәгебез", - диде Алмаз Әхмәтшин, алар өчен барлык шартларны да тудырырга кирәк, дип билгеләп үтте ул.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International