2020 елда Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы Республика мәктәптән тыш эшләр үзәге ярдәмендә "Кеше тәрбияләү" балаларны тәрбияләү һәм өстәмә белем бирү өлкәсе хезмәткәрләренең һөнәри осталыгы республика конкурсын башлап җибәрде.
Конкурста катнашучылар - педагогик стажы 3 елдан да ким булмаган тәрбия һәм социальләштерү программаларын гамәлгә ашыручы гомуми белем бирү оешмалары директорларының тәрбия эше буенча урынбасарлары.
Конкурс 3 этапта уза. Муниципаль һәм зональ этаплар нәтиҗәләре буенча конкурс финалына 17 муниципаль районнан һәм 2 шәһәрдән 20 педагог үтте.
23-25 сентябрь көннәрендә Республика мәктәптән тыш эшләр үзәге базасында конкурсның финал этабы узды, ул ике турдан торды.