Рособрнадзор ВПР уздыруга багышланган кайнар линия эшләтеп җибәрде

2020 елның 30 сентябре, чәршәмбе

Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт бөтенроссия тикшерү эшләрен уздыруга багышланган кайнар линия эшләтеп җибәрде, дип хәбәр итә Рособрнадзор.

vpr_info@obrnadzor.gov.ru почтасына укучылар яки аларның ата-аналары яки законлы вәкилләре сораулар, шулай ук ВПР уздырганда килеп чыккан проблемалар турында мәгълүмат җибәрә ала. Линия РФ субъектларында бөтенроссия тикшерү эшләрен үткәрү белән бәйле ситуациягә мониторинг ясау өчен оештырылган, бу мәктәп укучыларының ата-аналары килеп туган кыенлыклар һәм укучыларның хокукларын бозу турында хәбәр итә алсын өчен кирәк.

2020 елда ВПР 14 сентябрьдән 12 октябрьгә кадәр үткәрелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International