25-нче сентябрьдә Татарстанда мәктәпкәчә яшьтәге балаларның әти-әниләрен бердәм кабул итү көне узды. Быел чара дистанцион форматта булды.
Гражданнарны кабул итү көнендә ата-аналар сорауларына ТР Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе урынбасары Людмила Рыбакова, В.Г. Тимирясов исемендәге Казан инновацион университеты ректоры, «Яңа мәктәп» федераль проектының региональ координаторы Асия Тимирясова, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының мәктәпкәчә белем бирү бүлеге башлыгы Эльвира Измайлова, Казан мәгариф идарәсенең мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре белән эшләү бүлеге баш белгече Әлфия Хәлилова җавап бирде.