Азнакай гимназиясендә “Мәгариф” илкүләм проекты кысаларында “Үсеш ноктасы” ачылды

2020 елның 28 сентябре, дүшәмбе

Узган уку елында «Заманча мәктәп» федераль проекты кысаларында Тымытык, Чалпы авыллары, Җиңү бистәсе мәктәпләрендә «Үсеш ноктасы» цифрлы һәм гуманитар профильле мәгариф үзәкләре эшли башлады. Быел Азнакай гимназиясе базасында шундый үзәк булдырылды.

Әлеге үзәкләр авыл җирлекләрендә яшәүче балаларга да яңа җиһазларда гомуми һәм өстәмә белем алырга ярдәм итә. Каникуллар чорында да аларда онлайн дәресләр һәм чаралар туктамады.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International