28 сентябрьдә "ВКонтакте" социаль челтәрендә "Зур тәнәфес" мәктәп укучылары Бөтенроссия конкурсы бергәлегендә "Театр сәнгате" тематик атналыгы башлана. Конкурс Россия Мәгариф министрлыгы ярдәмендә уза.
Яңа тематик атна кысаларында укучылар режиссерлар һәм артистлар белән очрашачак, актер осталыгы, сәхнә сөйләме серләре турында беләчәк һәм тематик акцияләрдә һәм челленджларда катнаша алачак.
Моннан тыш, Ерак Көнчыгыш, Себер һәм Урал федераль округларында конкурс ярымфиналлары дәвам итәчәк, аларны тантаналы ачу 27 сентябрьдә булды.