Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте 2020 елгы имтихан кампаниясе нәтиҗәләре буенча сынауда катнашучылар, аларның әти-әниләре һәм укытучылар тарафыннан кертелгән БДИны камилләштерү буенча тәкъдимнәр җыю һәм аларны анализлауны төгәлләгән.
Теләгән һәркемгә үз тәкъдимнәрен электрон почтаның махсус адресына 1 сентябрьгә кадәр юллау мөмкинлеге бирелгән. БДИны камилләштерү буенча тәкъдимнәр җыю Рособрнадзор тарафыннан имтиханнарның төп чоры төгәлләнгәннән соң ел саен үткәрелә.
Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенә килгән хатлар арасында имтихан үткәрү пунктларында видеокүзәтүне оештыруга кагылышлы тәкъдимнәр дә бар. Шулай ук мәктәп тәмамлаучыларның барысы тарафыннан БДИны мәҗбүри рәвештә тапшырудан баш тарту һәм сынауны бары тик югары уку йортларына керүчеләр өчен генә саклап калуга бәйле тәкъдимнәр дә килгән.