Татарстан Республикасы делегациясе "Зур тәнәфес" Бөтенроссия конкурсы ярымфиналыннан кайтты

2020 елның 29 сентябре, сишәмбе

23 сентябрьдә Идел буе федераль округында “Зур тәнәфес” Бөтенроссия конкурсының ярымфиналы тәмамланды. Конкурс "Россия - мөмкинлекләр иле" президент платформасының төп проектларының берсе булып тора.

Санитар-эпидемиологик иминлек таләпләрен үтәү максатларында конкурс ярымфиналлары барлык федераль округларда да өч сменада уза. Түбән Новгородта узган  Идел буе федераль округы ярымфиналында 1060 укучы, шул исәптән Татарстан Республикасыннан 70 укучы катнашты.

Барлыгы 18 ярымфинал узачак (9 - 8-9 сыйныф укучылары, 9 - унынчы сыйныф укучылары өчен). Алар барлык федераль округларда 2020 елның 25 октябренә кадәр үтәчәк һәм 6000 югары сыйныф укучысын берләштерәчәк.

Барлык ярымфинал сынаулары нәтиҗәләре буенча ноябрь башында Мәскәүгә конкурс финалына барачак һәм "Зур тәнәфес" нең төп призлары өчен көрәшә алачак 1200 укучы сайлап алыначак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International