30 сентябрьгә кадәр (ул көнне дә кертеп) "Одноклассники" социаль челтәрендәге махсус кушымтада ачык бөтенхалык тавыш бирүе уза, аның ярдәмендә Мәгариф министрлыгы каршындагы Бөтенроссия эксперт педагогик совет әгъзалары билгеләнәчәк.
Совет составына керәчәк педагоглар һөнәри берлек мәнфәгатьләрен тәкъдим итә алачак, ә Мәгариф министрлыгына бу иң мөһим мәсьәләләр - хезмәт хакы, педагогларның һөнәри үсеше, мәктәпләрнең матди-техник тәэмин ителешен яхшырту мәсьәләләре буенча карарлар кабул иткәндә укытучылар фикеренә таянырга мөмкинлек бирәчәк.
"Одноклассники"да ничек тавыш бирергә:
- "Одноклассники" социаль челтәрендәге "Без укытучылар" төркеменә керегез, "Педсовет" кушымтасына өске биткә басыгыз;
- Кушымтага керегез, "Тавыш бирергә" дигән кнопкага басыгыз;
- Теләсә кайсы федераль округны һәм регионны сайлагыз;
- регион кандидатларын карау өчен кандидатның карточкасында "Тулырак"ка басыгыз, ә алга таба - "Тавыш бирергә".