Узган шимбәдә булган әлеге ярминкәгә Иске Матак, Алпар, Хузангай, Юхмачы, Чуаш Кичүе, Әхмәт, Иске Чаллы, Яңа Салман мәктәпләре һәм Алексеевск агрокөллиятенең район филиалы укучылары үзләре үстергән һәм җитештергән товарларны алып бардылар. Мәктәпләрнең сәүдә рәтләрендәге сөт, каймак, эремчекне, бәрәңгене, кишер, суган, сарымсак, кабак кебек яшелчәләрне, пирогларны, кайнатмаларны шәһәрлеләр бик теләп сатып алды. Ильяс Идиятуллин җитәкчелегендәге түгәрәктә шөгыльләнүче балалар ясаган агач эшләнмәләргә дә хуҗалар тиз табылды.
Мәктәпләр алып килгән товарларның сыйфатлы булуы, кулай бәядән сатылуы шәһәр халкының күңеленә хуш килде.