Алексеевск районы мәктәбендә «Үсеш ноктасы» ачылды

2020 елның 30 сентябре, чәршәмбе

29 сентябрьдә Алексеевск бистәсенең икенче мәктәбендә «Үсеш ноктасы» мәгариф үзәге ачылды. Объект «Мәгариф» илкүләм проекты ярдәмендә булдырылды.

29 сентябрьдә бөтен Россия буенча мәгариф үзәкләрен ачу марафоны уза. Татарстанда гына да 42 «Үсеш ноктасы»  ачылды. Алексеевскида тантаналы вакыйгага алтынчы һәм җиденче сыйныф укучылары, шулай ук аларның әти-әниләре килде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International