К.А.Вәлиев исемендәге фәнни коллаборация йорты (ДНК) - укучы гына түгел, укытучы компетенцияләрен дә үстерү мәйданчыгы. Биредә "Мәгариф" илкүләм проекты кысаларында уку программалары тормышка ашырыла.
Югары уку йортлары каршындагы балаларга өстәмә белем бирү үзәкләре бөтен ил буйлап "Мәгариф" илкүләм проектының "Һәр баланың уңышы" федераль проекты кысаларында барлыкка килә. Татарстанда беренче ДНК КФУның Алабуга институты каршында ачылды һәм Казан университетын тәмамлаган күренекле физика, РФА академигы Камил Вәлиев хөрмәтенә аталды.