Татарстанның барлык 447 мең укучысы яңа цифрлы ярдәмче - «Мин - укучы» суперсервисын куллана ала. 30 сентябрьдән кушымтаны берьюлы ике телдә: рус һәм татар телләрендә IOS һәм Android платформалары аша урнаштырырга мөмкин. Сервис турында тулырак мәгълүматны проект сайтында: http://ya-shkolnik.tatar.ru.
Махсус кушымта ярдәмендә укучылар өй эшләрен ала һәм башкара, укытуда үз прогрессын күзәтә һәм аерым фәннәр буенча белемнәрен арттыра ала.