1 сентябрьдән сыйныф җитәкчелеге өчен түләү буенча Россия Президентының күрсәтмәсе өзеклекләрсез тормышка ашырыла, һәм илнең барлык сыйныф җитәкчеләре 5 октябрьдә билгеләп үтелә торган укытучылар көненә кадәр сентябрь аена акча алачак. Бу хакта Россия Федерациясе Мәгариф министры Сергей Кравцов дәүләт башлыгы Владимир Путинның Хөкүмәт әгъзалары белән киңәшмәсендә хәбәр итте.
Киңәшмәдә шул исәптән мәктәпләрдә коронавирус инфекциясен профилактикалау мәсьәләсе күтәрелде. Хөкүмәт Рәисе урынбасары Татьяна Голикова мәгариф учреждениеләрендә оештырылган “фильтрлар” эшенең балалар арасында авыруларны булдырмый калу мөмкинлеге бирүен билгеләп үтте.